Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Чәчү – 2012
2012 елның 18 апреле, чәршәмбе
Районыбыз игенчеләрен алда бик җитди эшләр көтә. Уҗым культураларын, күпьеллык үлән басуларын минераль ашламалар белән тукландырудан, дым каплаудан тыш, хәйран гына мәйданда сабан культуралары чәчәсе дә бар әле. Районыбыз хуҗалыкларында көзеннән 33 мең гектар бөртекле уҗым культуралары чәчеп калдырылган иде. Бу язда игенчеләребез алдында 15 мең гектарда бөртекле сабан культуралары чәчү бурычы тора. Шулай ук силос өчен 22 мең гектарда кукуруз чәчү планлаштырыла.
Бу арада, җирләр дымлы булудан файдаланып, күп хуҗалыкларда ашлама кертү эшләре актив алып барылды. Соңгы көннәрдә Краснодар краеннан ярдәмгә килгән самолетлар шактый мәйданда уҗым культуралары һәм күпьеллык үлән басуларына минераль ашлама кертә алдылар. Берьюлы сигез самолет “Кызыл Шәрык-Агро” басуларын ашлама белән туендырды.
“Үзәк Әлки” филиалында 5 самолет эшләде. “Ташбилге” отрядының (№5) 1140 гектар уҗым культураларына һәм 320 гектар күпьеллык үлән басуына тулысынча ашлама кертелде.
Отрядның баш агрономы Илгиз Насыйбуллин белән без Базарлы Матакның элекке аэродромы очу полосасында очраштык. Самолет әлеге хуҗалык басуларының соңгы гектарларына ашлама сиптереп кайтты. Өч көн дәвамында алар нык кына эшләп алганнар. Ашлама төяп торучылар Сергей Петряков, Юрий Черников, Ринат Зиннәтуллин, Илдус Хәмәтҗанов караңгыдан-караңгыга кадәр эшләгән егетләр.
“Ташбилге” отрядында МТЗ-82 тракторына “Амазон” агрегаты тагып Рәшит Хисмәтов 66 гектарда күпьеллык үләннәргә ашлама керткән. Әлеге үт үләне кырына ашламаны самолет белән сиптерү җайсыз булган.
Инде Ташбилге егетләре тырмалауга төштеләр. Азат Хисмәтов, МТЗ-1221 тракторына 24 тырма тагып, күпьеллык үлән басуларында дым каплата. Шундый ук тракторы белән Илфат Ситдиков та тырмалауга чыккан.
Янәшәдә “Көнчыгыш Әлки” филиалының “Чаллы” отряды (№1) егетләре эшли. Менә әлеге хуҗалык кырларына ашлама кертүче самолет әйләнеп кайтты да ашламалы капчыкларны төяүче кран астына килеп туктады. Биш минут дигәндә 1200 килограмм ашлама самолетка төялде. АН-2 очкычы һавага күтәрелде һәм Чаллы кырларына курс алды.
Ә без мондагы егетләр белән сөйләшеп калдык. “Чаллы” отряды агрономы Маннур Җамалиев гомерлек игенче. Аның белән төрле чорлардагы язгы кыр эшләре турында гәпләшү дә кызык. Ул элекке, СССР вакытларын искә алып сөйләде:
–Бер елны райкомнан безнең совхозга кичекмәстән тырмага чыгарга боерганнар. Җир юеш, бассаң су чыга. Кая инде трактор, агрегат белән кырга керү. Бернинди ай-вайга карау юк, чыгыгыз, дигәч, трактор белән кырга кереп киттек. Трактор чумды, агрегат чумды, тарттырып, ватылып беттек. Аннан көннәр дә әйбәтләнеп, басулар да эшләрлек булды, тик безнең агрегат кына өч көнсез ремонттан чыга алмады.
Менә самолет тагын әйләнеп кайтты. Рамил Сафин, Радик Сәгыйров, Марсель Вафин, “ПМК-Мелиорация”дән ярдәмгә килгән кранчы
Ринат Мөслимов янә очкычка ашлама төяүгә керештеләр. Ә мин очучы Константин Сорокин белән сөйләшеп алам.
–Эшләрегез ничек бара?
–Бүген беренче көн иртәдән кичкә чаклы эшлибез әле. Алдагы көннәрдә томан булды, җилле торды, тулы көн эшлә алмадык,–ди Константин.
–Краснодарда чәчү беткәндер инде?
–Бездә 2-3 атна элек чәчү төгәлләнде. Без инде монда килгәнче Саратовта эшләдек. Менә хәзер сездә берәр атна эшлибез дә, аннан Себер якларына очабыз.
Ул да түгел самолет ашлама белән тутырылды. Санаулы минутларда ул җирдән күтәрелеп, күздән дә юк булды. Самолетлар язгы кыр эшләрен тизләтүдә нык ярдәм итәләр шул. Җирләр бит көнләп түгел, сәгатьләп, минутлап кипшенә. Ә инде ашлама юеш җиргә төшсә генә үсентенең тамырына югалтуларсыз барып җитә, аны мул уңыш бирерлек туендыра.
“Ташбилге” отряды баш агрономы Илгиз Насыйбуллин, ашлама төяүчеләр Сергей Петряков, Юрий Черников.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Алкоголь бәйлелеген формалаштыруга ярдәм итүче сәбәпләр һәм факторлар
Алкоголь бәйлелеген формалаштыруга ярдәм итүче сәбәпләр һәм факторлар
19.05.2026 елга ашыгыч кисәтү (янгын куркынычы зур)
19.05.2026 елга ашыгыч кисәтү (янгын куркынычы зур)
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз