Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә күчемсез милек объектларының кадастр бәясе сораулары буенча кайнар линия булды. Казанда яшәүчеләрнең сорауларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең күчемсез милекне кадастр бәяләве бүлеге җитәкчесе Алсу Сабирҗанова җавап бирде. Сезнең игътибарга аеруча актуаль сораулар һәм аларга җавапларны тәкъдим итәбез.
- Күчемсез милек объектының кадастр бәясен ничек белергә була?
- Моның өчен сез күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итә һәм Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан кадастр бәясе турындагы өземтәгә заказ бирә аласыз. Моны шулай ук мөстәкыйль рәвештә rosreestr.ru. порталында да эшләргә була. Әлеге Өземтә бушлай бирелә һәм өч эш көне дәвамында әзерләнә.
Моннан тыш, күчемсез милек хуҗалары Росреестр сайтында үз карамагындагы объектларның кадастр бәясен оператив рәвештә белә алалар. Шулай ук күчемсез милек объектының кадастр бәясе турындагы мәгълүматны ЕГРН ФГИСына сорау бирү юлы белән һәм “Күчемсез милек объектлары буенча белешмә мәгълүмат online режимындагы" сервислары ярдәмендә белергә була.
- Салым түләүгә белдерү кәгазе алдым, ләкин мин күчемсез милек объектының кадастр бәясе белән килешмим. Миңа нишләргә?
- Әгәр сез үз күчемсез милек объектының кадастр бәясен дөрес түгел дип санасагыз, аны судта яки Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы кадастр бәясен дәгъвалау буенча махсус комиссиядә бәхәсле дип игълан итәргә мөмкин. Сез физик зат буларак судка яки комиссиягә мөрәҗәгать итүне сайлап ала аласыз, ә юридик затлар башта нәкъ менә комиссиягә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
- Комиссиягә нинди документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк? Гариза күпме вакыт эчендә каралачак?
- Кадастр бәясе турында бәхәсләрне чишәр өчен комиссиягә түбәндәге документларны теркәп гариза тапшырырга кирәк:
- күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтәсен;
- күчемсез милек объектына хокук билгеләү документының нотариаль расланган күчермәсен;
- әгәр гариза күрсәтелгән белешмәләрнең дөрес булмавы нигезендә бирелгән очракта, аның кадастр бәясен билгеләгәндә кулланылган күчемсез милек объекты турындагы белешмәләрнең дөрес булмавын раслый торган документлар;
- әгәр гариза күчемсез милек объектына карата аның базар бәясен билгеләү нигезләре буенча бирелә икән, кәгазьдә төзелгән күчемсез милек объектының базар бәясен бәяләү турында хисап, шулай ук көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ.
Кадастр бәясен яңадан карау турындагы гариза комиссия тарафыннан бер ай эчендә карала.
- Комиссия эше турында тулырак мәгълүматны кайдан алырга була?
- Документлар исемлегенә бәйле барлык кирәкле мәгълүмат Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтының “Күчемсез милек объектларын кадастр бәяләве” бүлегендә бар. Анда барысы да җентекләп аңлатылган. Моннан тыш, бәхәсләрне карауның нәтиҗәләре кыска вакыт эчендә шулай ук безнең сайтта урнаштырыла.
Гариза белән турыдан-туры Казан шәһәре, Авангард урамы, 74 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук сорау килеп туган очракта (843) 255-25-28, 255-25-23 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.
Матбугат хезмәте.