13 ноябрь көнне Ташбилге авыл мәдәният йортында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган " Коррупциягә-юк!" дип исемләнгән тематик чара кысаларында мәктәп укучыларын чакырып, аларга коррупциягә каршы көрәш чаралары һәм коррупциягә юл куймау турында сөйләделәр. Укучылар коррупция турында нәрсә беләсез, коррупция нәрсә ул дигән сорауларга җавап бирделәр һәм коррупциягә каршы көрәшкә багышланган рәсемнәр ясадылар.