Татарстанда эскроу-счет чараларын куллану белән беренче килешү теркәлгән

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Беренче объект Казан шәһәре үзәгендә «Арт Сити» торак комплексында төзелә торган күпфатирлы торак йорт булды.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 июленнән законнардагы яңа таләпләр үз көченә керә. Алар нигезендә өлешләп катнашу килешүләре буенча күчемсез милек белән алыш-бирешләр буенча исәп-хисап эскроу счетыннан файдаланып башкарылачак.

Эскроу-счетка акча җәлеп итү механизмы өлешләп төзүдә катнашу килешүе беренче өлешче белән 2019 елның 1 июленнән соң дәүләт теркәвенә тапшырылачак объектлар өчен мәҗбүри рәвештә кертелә.

Юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп катнашу килешүләрен дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Лилия Борһанова аңлатканча, эскроу счетлары – өлешләп төзүдә катнашучыларның акчалары яткан банкта махсус счетлар. Фатир сатып алучы яңа төзелеш барышында өлешләп катнашу турында шартнамә төзи, әмма, һичшиксез, эскроу-счет турында шарт белән, бу шартнамә Росреестрда теркәлә. Шуңа бәйле рәвештә, төзүченең аларны сарыф итү мөмкинлеге юк, дип ассызыклый Лилия Борһанова, сатып алынган фатирлар өчен акча төзелеш оешмалары йортларны тапшырганнан һәм дәүләт теркәвенә алганнан соң гына күп фатирлы йортка карата бер генә милек хокукы булса да ала алачак.

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International