Түземлелек (толерантлык) астында «безнең дөнья мәдәниятләренең бай күптөрлелеген, үз-үзеңне тоту рәвешләрен һәм кеше шәхесен ихтирам итү, кабул итү һәм дөрес аңлау»дигән төшенчә аңлашыла. Декларация "кешеләр үз табигате буенча тышкы кыяфәте, торышы, сөйләме, үз-үзен тотышы һәм кыйммәтләре буенча аерылып торуларын тану" дип игълан итә. Сыйныф сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре укучыларга толерантлык-күптөрлелеккә гармония, тынычлыкка һәм татулыкка юл икәнен аңлаттылар. Толерант булу- аерымлыкларга карамастан башкаларны хөрмәт итү. Бу башкаларга карата игътибарлы булу һәм безне якынайтуга игътибар итү дигәнне аңлата.