Сервис эшен туктатып тору вакытында БДКМРнан өземтә электрон рәвештә Росреестр сайтында "БДКМРнан мәгълүматлар алу” һәм “Хокук иясенең шәхси кабинеты” сервислары ярдәмендә күрсәтелә.
2018 елның ноябрь башында сервис БДКМР ФГИСка керү ачкычы ярдәмендә алынган арттырылган кыйммәт буенча мәгълүматларны яңадан сату гамәлгә ашырыла торган сайтларның роботлары тарафыннан формалаштырылган массакүләм мөрәҗәгатьләренә дучар булды. Сервиска йөкләнеш сизелерлек артты 9 ноябрьдә аның эше туктатылды. Кулланылган техник карар арадашчы сайтлар ягыннан Росреестр сервисларына мөрәҗәгатьләрне чикләргә мөмкинлек бирә.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең БДКМР белән гарызнамәләр саны буенча үзара бәйләнешнең цивилизацияле ысулы булып Росреестрның веб-сервисларына турыдан-туры керү тора. Росреестрның Веб-сервислары электрон документлар пакетларын җибәрү мөмкинлеген тәэмин итә (дәүләт кадастр исәбе һәм хокукларны һәм кушып бирелә торган документларны дәүләт теркәвенә алу турында, шулай ук БДКМРдагы мәгълүматларны бирү турындагы гаризалар) исәпкә алу-теркәү гамәлләрен гамәлгә ашыру яки БДКМРда булган мәгълүматлар бирү турында соратып алу нәтиҗәләре буенча формалаштырылган документларның электрон пакетларын эшкәртүнең барышы турында мәгълүмат алу. Үзара хезмәттәшлек турында килешү һәм үзара бәйләнеш кагыйдәләре турында инструкция Росреестр сайтында 2018 елның 12 сентябреннән алып була. Хәзерге вакытта хезмәт веб-сервисларга турыдан-туры керү өчен 64 гариза алды.
БДКМР ФГИСка керү ачкычы ярдәмендә мәгълүматлар бирү сервисының эшен туктатып тору Росреестрның дәүләт хезмәтләре күрсәтү процессына йогынты ясамады. Росреестрның барлык хезмәтләре, хокукларны теркәүне, кадастр исәбен алуны һәм БДКМР нан мәгълүмат бирүне дә кертеп, штат режимында КФҮ офисларында да, электрон рәвештә дә күрсәтелгән. Бу хезмәтләрне күрсәтү буенча сервисларны Росреестр сайтында карарга була. Сервис эшен вакытлыча туктату БДКМРдагы мәгълүматларның куркынычсызлыгына йогынты ясамады.
Матбугат хезмәте