15 ноябрьдә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Әлки муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул Чуаш Кичүе авыл җирлеге бинасын ачу тантанасында катнашты.
Алга таба Әгъзам Гобәйдуллин Әлки районының кайбер җитештерү объектларында булды. Ул "Хузангай" ҖЧҖ җитештерү базасының үсемлек мае сыгу цехында, ярма цехында, май орлыгы заводында булды. Аннары «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Түбән Әлки авылында бертуган Шәйхетдиновларның җитештерү базасында булды.
Объектларны караганнан соң, район мәдәният йортында авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу булды, анда мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.