Базарлы Матак урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Мизюков Алексей монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе конкурсында җиңүче булды. 16 ноябрьдә Казанда Россия МКФХИнең хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча ачык фикер алышулар һәм бүләкләү тантанасы узды.