Гимназиядә Халыкара толерантлык көне үткәрелде.

2018 елның 17 ноябре, шимбә

1995 елның 16 ноябрендә БМО толерантлык принциплары Декларациясен кабул итте. Толерантлык-ул башка кешене аңлый белү. Толерантлык өч әйбернең  бердәмлеген күздә тота: — башка фикерне кабул итү; — кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү; - мәдәниятләрнең кыйммәтләрен һәм төрлелеген тану.

Балаларга һәр кешенең шәхес кыйммәте турында һәм тирә-юньдәгеләр ягыннан безгә еш игътибар һәм аңлау җитмәве, бер-берсенә карата түземлелек һәм хөрмәт җитми, дип уйларга тәкъдим ителде.

Үзара аңлашу урнаштыру өчен нәрсә кирәк соң? Анардан башка мәхәббәт тә, дуслык та, яхшы аралашу да була алмый бит. Үзара аңлашу булмавының сәбәбе нәрсәдә? Кешеләр арасында үзара аңлашуга ирешү өчен нәрсә кирәк? Менә шундый сораулар буенча аларга уйларга тәкъдим ителде.

Толерант илнең үзенчәлекләре һәм Россия  толерант ил булып саналу- саналмавы  турында балалар белән сөйләшү алып барылды.

Гаиләдә толерант булу, ызгыш һәм аңлашылмаучанлык сәбәпләре, конфликтларны хәл итү юллары турында презентациябезнең дәвамы булды.

Дәрес ахырында якыннарыңны сакларга һәм һәрвакыт “Үзең күрергә теләән мөнәсәбәтне башкаларга дә күрсәт!” дигән алтын кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында нәтиҗә ясалды. Кешеләр арасында яшәгәч, һәр сүзең, һәр гамәлең, теләгең тирә-юньдәгеләрдә чагылыш табуын онытмаска кирәк. Әйләнә-тирәбездәге кешеләргә яхшы булсын өчен барысын да эшләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International