“Алтын йөзлек” конкурсы турында.

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

15 ноябрьдән 14 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Алтын йөзлек»республика конкурсын үткәрү планлаштырыла. Конкурс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2013 елдан бирле үткәрелә һәм Татарстанда бизнесны үстерүгә, эшкуарлык эшчәнлегенең абруен һәм эшкуар статусын күтәрүгә юнәлдерелгән. Конкурста үз эшчәнлекләре белән икътисадның төрле тармаклары үсешенә зур өлеш керткән уңышлы эшләүче эшкуарлар җиңеп чыгачак. Предприятиенең икътисад үсешенә керткән өлешенә бәя эксперт комиссиясе тарафыннан биреләчәк, аның составына профильле министрлыклар, иҗтимагый оешмалар һәм партнерлар вәкилләре керә. Конкурста катнашу өчен эшмәкәрләргә http://100rt.ru. сайтында  алдан теркәлү узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International