Билгеле булганча, 15 ноябрьдә муниципаль район Советы утырышында 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына район бюджеты проекты беренче укылышта кабул ителде. Проект районның рәсми http://alkeevskiy.tatarstan.ru. сайтына чыгарылган. Әлкилеләр аның белән таныша һәм муниципаль район Советының оештыру бүлегенә бюджет буенча тәкъдимнәрен җибәрә алалар. Адрес: Базарлы Матак авылы, Крайнов ур., 58. Җәмәгать тыңлаулары район мәдәният йортында 9.00 сәгатьтә башлана.