Айрат Хәйруллин: «Безнең алда хөкүмәт белән берлектә авыл территорияләрен үстерү буенча яңа программа эшләү бурычы куелган»

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Дәүләт Думасының Аграр комитетында хәзер чираттан тыш нинди мәсьәләләр хәл ителүе турында ДД депутаты, «Россия авылы» проекты координаторы Айрат Хәйруллин шимбә көнне Казанда узган «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXVIII конференциясе алдыннан сөйләде.

Безнең алда хөкүмәт белән берлектә авыл территорияләрен үстерү буенча яңа программа эшләү бурычы куелды. РФ Президенты Владимир Владимирович Путин әнә шундый йөкләмә бирде. Яңасын 2019 елның 1 июненә эшләргә һәм расларга кирәк. Бәлки тагын бер илкүләм проект барлыкка килер һәм бу дөрес булыр», — дип сөйләде Хәйруллин.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзер Россиядә 2020 елга кадәр бурычлар билгели торган дәүләт программасы бар. Тик, авыл халкы белән аралашканнан соң, әлеге программа аларның таләпләренә туры килми һәм эшләп бетерергә кирәк икәнлеге аңлашылды.

«Өстәвенә, авыл территорияләрен үстерү буенча озак сроклы проект кирәк. Аны эшләгәндә авыл территорияләрен үстерү программасының Россиянең пространство үсеше стратегиясе белән синхронизацияләнергә тиешлеген исәпкә алырга кирәк. Эре шәһәрләр икътисад үсешенең әйдәүчесе булып калырга тиеш, әмма мегаполисларны алар тирәсендәге территорияләргә үсәргә комачауламаслык һәм аларны "кешесез“ калдырмаслык итеп үстерергә кирәк»,- дип өстәде Хәйруллин. - Шулай ук Россиягә аерым проектлар да мөһим, мәсәлән мелиорация буенча, - диде ул ассызыклап.

Ул фикеренчә, Россия агросәнәгать комплексы хсеше бүген начар түгел, әмма икенче яктан, яңа оештырылган эш урыннарында эшләүче булмаячак, чөнки “халык картая, авыллар үлә”. "Әгәр дә без хәзер авылларда яшәү өчен уңайлы шартлар тудырмасак, ә хезмәт хакы тиешле дәрәҗәдә булмый икән, яшьләр хәзерге кебек  шәһәргә күчәчәк, авыллар яшәүдән туктаячак»,-дип йомгаклады ул. Аның сүзләренә караганда, авылда яшьләрне төпләндерү өчен дәүләт ярдәме кирәк, шулай да, беренче чиратта, гражданнар нәрсә һәм кайда үсәчәген белсеннәр өчен системалы план кирәк, авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерүнең озак сроклы стратегияләре булырга тиеш. "Кешеләр нигез корганнар, акча түккәннәр: йортлар, ферма яки агротуристик база төзегәннәр, ә аннары бу урында  төбәк хакимияте планнары буенча чүп полигоны, дуңгызчылык комплекслары яки башка тормыш итәр өчен комачаулый торган объектлар төзергә җыенулары турында ачыкланмасын иде», — дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International