Кар һәм яңгыр яву сәбәпле, соңгы көннәрдәге юл хезмәткәрләренә бик нык тырышырга туры килде.
17 ноябрь төнендә яңгырдан соң юлларда боз хасил булды. Бозлавык исә автотранспорт хәрәкәте өчен бик куркыныч.
Шуңа күрә “Алексеевск юл төзүчеләр”енең Әлки участогы эшчеләре төнлә һәм көндез юлларда ком-тоз катнашмасы сиптеләр. Бу эшне алты “КамАЗ" автомобиле башкарды. Предприятиенең район участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин сүзләренә караганда, 20 ноябрьдә юл эшчеләре бозлавык булдырмас өчен автомобиль трассасын 70 тонна ком-тоз катнашмасы белән эшкәрткәннәр. Җитәкче раслаганча, юлларны кардан чистарту һәм бозлавыкка каршы нәтиҗәле көрәшү өчен техника да, чимал да җитәрлек.