Авыл халкының үз хуҗалыкларында күпләп кош-корт асрау белән шөгыльләнә торган Каргалы авылында “Каз өмәләре” башланды.
100әр баш каз, үрдәк үстергән Гөлчирә Хәсәншина, Айрат Гайфуллин, Ирек Сәлахиев, Илгизәр Фәттахов гаиләләре, күршеләре һәм туганнары ярдәме белән кош-кортны суеп, эшкәрттеләр инде.
Каргалы авылы халкы өчен йөз баш кош-корт аз санала: Илнур Муиндубаев, Мәдинә Хөсәенова, Газинур Фәттахов һ.б. хуҗалыкларында йорт кошларының баш саны 200 һәм күбрәк. Бу гаиләләрнең барысы да яшь казлар, үрдәкләр, тавыклар сатып алган кешеләргә бирелә торган субсидия алдылар. Башкалар да шулай ук калышмаска тырыша-һәр ишегалдында диярлек 30-50 баш каз “гагылдый”.
Авыл кешеләре заман белән бергә яши: Каргалы халкы ватсап чатында1300 сумнан тере казлар сату турында белдерүләр урнаштыра.