Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлеге Россия Эчке эшләр министрлыгының КЮИ көндезге бүлегенә (11 сыйныфтан соң) һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга СВАСЫНА (15 яшьтән өлкәнрәк булмаган балалар) кандидатлар сайлап алу эшен башлап җибәрде. Белешмәләр өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлегенең кадрлар аппаратына 20-1-02 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безнең адрес: 422870 Әлки районы Базарлы Матак авылы Кояшлы урамы 15 а.
Үзенең киләчәк тормышын полиция хезмәте белән бәйләргә теләгән гражданнарнар арасыннан лаеклы кандидатларны сайлап алу дәвам итә. Хезмәткә 35 яшьтән узмаган, РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән,урта тулы белемле, хөкем ителмәгән һәм хөкем ителгән якын туганнары булмаган, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителмәгән, сәламәтлек торышы буенча яраклы һәм үзенең эшлекле һәм әхлакый сыйфатлары буенча Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә куела торган таләпләргә туры килә торган хокук тәртибен саклау бурычларын үтәргә сәләтле, яшь, дус, бердәм коллективта эшләү теләге булган РФ гражданнары чакырыла. Бурычлары: хокук саклау эшчәнлеге.
Шартлар: вазифага, махсус исем булган хезмәт стажына, эшләгән елларга һәм өстәмә түләүләргә бәйле булган 25000 сумнан башлап тотрыклы һәм үз вакытындагы хезмәт хакы. Ташламалы пенсия белән тәэмин итү, Россия ЭЭМ КЮИда көндезге яки читтән торып уку формасы буенча бушлай югары юридик белем алу мөмкинлеге. Бушлай медицина хезмәте күрсәтү, тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләштерү, карьера үсеше. Ел саен 40тан алып 60 календарь көнгә кадәр түләүле ял һәм федераль законнарда каралган башка ташламалар бирелә. Россия Эчке эшләр министрлыгының КЮИ югары уку йортларында укыганда укучылар өчен отпусклар бирелә. Пенсиягә чыгуның ташламалы стажы, торак сатып алуга бер тапкыр бирелә торган түләү алу мөмкинлеге, шулай ук торак өчен өлешчә компенсация алу. Дүшәмбе-җомга көннәрендә шалтыратыгыз, Әлки районы Базарлы Матак авылы, Кояшлы урамы, 15 А йорты адресы буенча әңгәмәгә килегез.