Ул хәбәр иткәнчә, республика дәүләт хакимиятенең югары органы Совет Конституциясенең 1936 елның 5 декабрендәге хокукый нормаларына нигезләнеп кабул ителгән 1937 елда ТАССР Конституциясе нигезендә үз эшен башлап җибәрә. Идарә итүнең бердәм парламент формасын юридик беркетү автономиянең Дәүләт-хокукый нигезләрен ныгыту, аның оештыру бердәмлеген көчәйтү өчен зур әһәмияткә ия булды.