2018 елның 22-24 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һава шартлары актив төньяк атлантик циклоннар йогынтысында формалашачак. Һава шартлары шактый начарланачак.
22-23 ноябрьдә күз күреме 500-1000 метрга кадәр кар һәм буран көтелә, көнбатыштан көчле җил 22 ноябрьдә урыны белән секундына 18 метрга кадәр, 23 ноябрьдә 17-22 метрга кадәр. Температура төнлә -6°-11°, көндез 22 ноябрь -1°-6°, 23 ноябрь -4°-9°
24 ноябрьдә урыны белән кар һәм буран көтелә. Төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 19 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Температура төнлә -8° -13°гә кадәр төшәчәк, көнчыгыш районнарда аязган вакытта -18°гә кадәр; көндез -3°-8° булыр дип көтелә.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.