27 ноябрьдә бөтендөнья #Юмарт сишәмбе хәйрия көне үткәрелә.
Акциянең максаты-хәйриячелек үсешенә яңа этәргеч бирү һәм мөмкин кадәр күбрәк кешене игелекле эшләргә җәлеп итү. Бу көнне Иҗтимагый инициативада катнашучылар төрле игелекле эшләр башкаралар-хәйрия оешмалары файдасына акча җыялар, волонтерлык акцияләре оештыралар. Акциядә барлык оешмалар һәм шәхси затлар катнаша ала. 2016-2017 елларда #Юмарт сишәмбе инициативасы белән Россиянең барлык төбәкләреннән 1800дән артык оешма кушылды, алар 3 меңнән артык хәйрия чарасы үткәрделәр.
Быел #Юмарт сишәмбе инициатива кысаларында чаралар 4 декабрьгә кадәр үткәрергә тәкъдим ителә.