Мошенникларның корбаны булмау өчен нәрсә белергә кирәк?

2018 елның 23 ноябре, җомга
  1. Корбанга тиз арада акча алмаштырырга кирәклеге турында хәбәр итәләр. Рәсми указ чыгарылган дип, пенсионерлар өчен (өйдә) алмашуның махсус программалары эшли дип ышандыра. Нәтиҗәдә, өлкәннәрнең акчаларын ялган акчага алыштыралар. “Ашыгыч алмаш " тәкъдиме  теләсә нинди булырга мөмкин (әйтик, Олимпиада белән бәйле рәвештә, тиз арада сумнарны еврога алыштырырга кирәк.)
  2. Хәрби бүләк күргәзмәләре. Музейдагы күргәзмәгә дип ветераннардан язу калдырып, хәрби бүләкләрен алып китү.
  3. Ташламалар һәм социаль түләүләр яңадан рәсмиләштерү. Җинаятьчеләр ялгыз инвалидларга, пенсионерларга һәм гражданнарның башка ташламалы категорияләренә килә. Ташламаларны яңадан исәпләү яки пенсияләрне яңадан теркәү өчен аларга таныклыклар алыштырырга тәкъдим итәләр, акчаны урлыйлар.
  4. Кәрәзле телефоннан файдаланып мошенниклык. Сезгә компания инженеры, мобиль элемтә провайдеры дип кесә телефонына шалтырату була. Үзен сезнең мобиль линиясен тикшерүче дип таныштыра  һәм саннар һәм символлар  комбинациясен җыюны сорый.ИГЪТИБАР!!! Өзү төймәсенә басып әңгәмәне  кичекмәстән туктатырга кирәк. Сезгә тәкъдим ителгән саннар һәм символлар комбинациясен җыеп басмагыз – югыйсә алдакчылар SIM-картадан сезнең элемтәгә керү мөмкинлеге алачак һәм сезнең хисапка шалтыратулар ясаячак.
  5. Мошенниклар шалтыратып үзләрен банк  хезмәткәрләре дип таныштыра   һәм сезнең банк картасы туктатылган һәм аны эшләтеп җибәрү, акчаны алыр өчен ПИН кодны алмаштырырга кирәк, шуңа күрә ПИН кодны әйтеп яздырырга һәм алар әйткәннәрне эшләргә сорап тәкъдим итеп хәбәр итәргә мөмкиннәр. Беркайчан да банк картасындагы ПИН кодны әйтмәгез, югыйсә, сез сезнең картадагы  исәптә булган  барлык акчаларны югалтасыз. Пластик карточкаларның икенче ягындагы күрсәтелгә номерга шалтыратыгыз. Банк хезмәткәрләре беркайчан да ПИН кодны сорамый.
  6. Мошенникларның корбаны булмас өчен нәрсә белергә кирәк?
  7. Анализларның начар булуын хәбәр итеп һәм кыйммәтле дару сатып алу тәкъдиме белән сырхауханәдән шалтырату факты шикле. Бер генә табиб та авыру турында телефон аша хәбәр итәргә хокуклы түгел. Мондый шалтырату табиблык серен бозу булып тора, чөнки телефон аша кем белән  сөйләшкәнне төгәл белеп булмый. Нинди дә булса тайпылышлар ачыкланган очракта, пациент кабул итүгә чакырылачак һәм шул вакытта гына аңа авыру турында хәбәр ителәчәк.
  8. Таныш булмаган социаль хезмәткәрне кем булуын төгәл ачыкламыйча өйгә кертмәгез.  Әңгәмәдәшеңнең фамилиясен һәм аның телефонын сорарга кирәк. “Социаль яклау бүлегенә Сезне сорап белешәм аннан соң сезгә шалтыратырмын, - дип әйтергә кирәк. Кагыйдә буларак, сөйләшү шуның белән тәмамлана  һәм мошенник киредән  әйләнеп килми.
  9. Әгәр дә сез интернетта игълан итү буенча нәрсә дә булса сатып аласыз икән, сез товарны алганчы  алдан түләү җибәрмәгез. Ә иң яхшысы акчаны шәхси очрашу вакытында тапшырыгыз.
  10. Әгәр сезнең туганнарыгыздан кемдер «риск төркеме» ндә икән(спиртлы яки наркотиклардан явызларча файдалану, яки психиатрик тайпылышлар булу) һәм фатирда ялгыз яшәсә, аның белән даими элемтә булдырыгыз. Танышыгыз белән күршеләр өчен яхшырак  танышыгыз.
  11. Шәхси акчаларны хисап счетларына, элек таныш булмаган кешеләр (потенциаль эш бирүчеләр яки заказ бирүчеләр) үтенече буенча кәрәзле телефон абонент номерларына күчермәгез, алар - 100% очракта алдакчылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International