Ялган акчаны ничек билгеләргә?

2018 елның 24 ноябре, шимбә

Фальшивомонетлык-бу ялган акча билгеләрен һәм банкларның башка кыйммәтле кәгазьләрен ясау.

Җинаятькә ялган акчаларны алга таба сату, саклау һәм транспортлау да керә.

Россиядә ялган кыйммәтле кәгазьләр, тәңкә ясау һәм алга таба сату өчен җәза РФ ҖК 186 ст. язылган. Бу  статьяга шулай ук алдан ук бу хакта хәбәрдар булып һәм аңлы рәвештә  ялган әйберләрне сатучы (мәсәлән, арадашчылар) затның гамәле эләгә.

Ялганны ничек билгеләргә?

Ялганның  типик  билгеләре: кәгазьнең түбән сыйфаты (капшаганда йомшак, характерлы кыштырдавы юк); сериясе һәм номерлары бер үк төрле; вак тексны укып булмый; су билгеләре һәм саклагыч җеп имитациясендә полимер нигез чикләре булмау, купюраларны кискен почмактан караганда, картинаның кәгазь өстендә булуы күренә; су эләксә, банкнотаның рәсеме һәм башка билгеләре юыла.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, ялган акча ясаучыларның гамәлләре ялган купюраларны гади генә алыштыруга кайтып кала. Мәсәлән, зат сездән купюраны вак акчаларга алыштыруны сорый, арзан товар сатып ала һәм шул ук вакытта зур номинал купюрасы түли; Россия сумнарының юклыгына сылтап, чит ил валютасын сатып алырга тәкъдим итә яки аның белән хисап тота.

Гражданнарның акча белән эш иткәндә игътибарлы һәм уяу булулары сорала. Көн саен акча кабул итүче шәхси эшмәкәрләргә һәм оешмаларга видеокүзәтү урнаштырырга һәм валюта детекторларын кулланырга киңәш итәбез.

Ялган акча ясаучыларның кармагына ничек эләкмәскә һәм шикле купюралар ачыкланган очракта нишләргә?

Банкнотаны кабул итүдән баш тартмыйча, сату-алу, хезмәт күрсәтү килешүләрен гамәлгә ашыруны озаккарак сузыгыз. Мондый банкнотны сатып алучыга, клиентка кире кайтармагыз. Сәбәп табып тоткарлагыз  (тиз генә чыгып керергә яки бирергә акча  кирәклегенә имитация ясау һ.б)  һәм бу вакытта дежур часть телефоннары буенча полиция чакыруларын тәэмин итегез: 02 яки 8 84346 2 01 02; мөмкин булганча хезмәттәшләре ярдәмендә күзәтүне тәэмин итегез (ялган акчага сатуга шик туган очракта коллектив әгъзалары арасында үз-үзеңне тотуның шартлы билгеләре турында килешү булу мәслихәт) Ялган банкнотларны сатучыны һичшиксез истә калдырыгыз, шәхесен, билгеләрен, иптәшләрен, киемен, автомобиль номерын һәм кайсы якка китүен истә калдырырга тырышыгыз.

Акча билгесенә зыян китермәскә һәм җинаятьченең бармак эзләрен юк итмәскә тырышыгыз.

Әгәр сезгә ялган акча яки тәңкә эләккән икән, аңа теләсә нинди юл белән котылу, әйтик, кемгә дә булса башка кешегә тапшырырга  дигән шикле карарга килмәгез. Шулай итеп, сез зыян күрүчедән автомат рәвештә ялган акча  сатучы җинаятьчегә әйләнәсез. Сезне РФ ҖК 186 маддәсе буенча тоткарлый һәм гаеп белдерә алалар (ялган акча яки кыйммәтле кәгазьләр сугу, саклау, ташу яки сату).

Ялган акча сугучының тозагына эләкмәс өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәү тәкъдим ителә:

-таныш булмаган кешеләргә акча вакламаска һәм эреләтмәскә;

-автоомобиль, күчемсез милек ише зур әйбер сату-алу вакытында кабул итеп алынасы акчаны банкта тикшертү ышанычлырак;

-валютаны, бик отышлы курс буенча тәкъдим итсәләр дә, кулдан сатып алмаска;

-чит илдә валюта сатып алганда Төркия, Америка, Венесуэлада ялган акча төртү ихтималы бик зур;

- сыйфаты шикле купюра кулга керсә,  аны сатарга тырышу  җинаять, кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә кирәк;

- базарда сатып алу вакытында, акчаларга карата игътибарлы булыгыз;

-банкоматтан акча алгач, чекларны сакларга кирәк.

- әгәр сезгә ялган купюраны сатарга омтылуларын сизсәгез сатучының билгеләрен һәм аның белән аралашучы кешеләрнең билгеләрен, ул килгән автотранспортны  истә калдырырга тырышыгыз һәм полициягә «02» яки 88434620102 номеры буенча шалтыратыгыз.

Ялган купюраның төп билгеләре:

-ясалма акча 2 кәгазь ябыштырылып ясала, шуңа күрә ул тыгызрак, катлары аерылыбрак торырга мөмкин;

-компостер белән чокылган 1000 саны бармаклар белән тотып караганда, инә белән тишкән кебек кытыршы;

-  яктыга куеп караганда саклагыч җеп саклагыч тимер җеп  буяудан ясалганм пунктир буларак күренә;

-бөкләп почмагын үзгәргәндә, муар полосасы күренми,кул белән капшаганда шома;

-уң якта Ярославль шәһәре гербы(1000 сумлыкларда),  Хабаровск шәһәре гербы(5000 сумлыкларда)  төсе төрле почмактан караганда  үзгәрүчән буяу белән ясалмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International