Бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Юка бозда бәхетсезлек очрагы булмасын өчен белергә кирәк:

Бозда кешене  куркынычсызлыгының төп шарты боз калынлыгының  аның авырлыгына туры килүе:

- бер кеше өчен куркынычсыз боз калынлыгы 7 см;

- шугалак ясау өчен бозның куркынычсыз калынлыгы 12 см һәм аннан да күбрәк;

- җәяү чыгу өчен бозның куркынычсыз калынлыгы 15 см һәм аннан да күбрәк;

- автомобиль йөртү өчен бозның куркынычсыз калынлыгы 30 см.

Кеше өчен суда  булуның куркынычсыз вакыты:

- су температурасы + 24° булганда - 7-9 сәгать,

- су температурасы +5° - +15°  булганда - 3,5 сәгатьтән 4,5 сәгатькә кадәр;

- су температурасы +2° - +3° булса, 10-15 минуттан кешене үлемгә китерергә мөмкин;

- су температурасы -2° булганда, үлем 5-8 минуттан  килеп җитәргә мөмкин.

Боз критерийлары:

нык:

- яшел һәм зәңгәр төсмерле ачык боз;

- карсыз ачык киңлектә боз һәрчак калынрак.

Юка:

-боз болганчык сөт, соры төстә,буйлы – буйлы, гадәттә, мондый боз кисәк җимерелә;

- кар белән капланган боз (яңа гына каткан бозга яуган кар боз катламының артуын да акрынайта);

-тирән һәм тиз агымлы ачык урыннарда; күләгәле һәм төбе торф булган урыннарда; сазлыклы ярларда; су асты чишмәләренең чыгу урыннарында; күпер астында; тар ермакларда; сәнәгать һәм коммуналь предприятиеләрнең җылы һәм кайнар суларын агызу урыннары янында боз юка була;

- камыш, тростник һәм башка су үсемлекләре үсә торган урыннарда.

Бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:

 Боз ныклыгын аяк белән тибеп карарга ярамый.  Әгәр дә чаңгы таягы белән бозны тишсәгез һәм аннан су чыкса, димәк боз юка дигән сүз. Мондый вакытта киредән кергән эзеңнән аякны боздан алмыйча гына, адымнарны җилкә киңлегендә итеп, шуа-шуа яр буена чыгарга кирәк. Боз ярылып китсә дә, шулай эшләргә кирәк.

Юка бозга эләккәч,  сак кына кирегә борылырга һәм киредән кергән эзеңнән аякны боздан алмыйча гына, адымнарны җилкә киңлегендә итеп, шуа-шуа яр буена чыгарга кирәк.

 Үзең белән 20–25 метрлы бау алуың хәерле. Аның очына аз гына авырлыктагы берәр нәрсә беркетәсең, баткан очракта иптәшеңә ыргыту өчен җайлы булачак.

Төркем булып бозга керәсез икән, өелешеп йөрмәгез, бер-берегездән 5 - 6 метр ара калдырып барыгыз. 

Елга, күлләр аша чаңгыларда чыксаң әйбәтрәк. Куркыныч туганда чаңгыларны аяклардан тиз генә ычкындыру өчен алар нык итеп беркетелгән булырга тиеш түгел.  Чаңгы таякларын кулга тотып чыгарга, куркыныч булганда аларны ыргытырга  кирәк.

Бигрәк тә юан кар катламы белән капланган урыннарда, тиз ага торган һәм чишмәләр чыгу урыннарында, су өслеге өстенә чыгып торучы куаклар, күрән һәм үләннәр янында, сулыкка инеш койган һәм сәнәгать предприятиеләре сулары агызылган урыннарда сак булырга кирәк.

Рюкзак булса, аны бер як җилкәгә генә асарга рөхсәт ителә. 

Бозда балык тоту вакытында тишекләрне бер – берсеннән 5-6 метр ара калдырып тишәргә киңәш ителә. Бәлагә юлыкмас  өчен, балыкчының коткару жилеты яки күкрәкчәсе, шулай ук 15-20 м озынлыктагы, бер ягында элмәк, икенче ягында - 400-500 г йөкле бау булырга тиеш.

Бозлы суга эләккән кешенең 10-15 минуттан ук туңарга, ә 20 минуттан соң аңын югалтырга мөмкин икәнлеген истә тотарга кирәк.

КАТГЫЙ ТЫЕЛА: исерек килеш бозга чыгу, сикерергә һәм боз буйлап йөгерергә, бер ноктада күп кеше җыелырга, тиз агымлы елгаларда тиз арада барлыкка килгән юка бозга чыгарга.

Әгәр дә, боз ярылып, салкын суга батсагыз, нишләргә?

- 112 номеры буенча шалтыратырга;

- паникага бирелмәскә, кискен хәрәкәтләр ясамаска,  тигез сулыш алырга  кирәк;

- баш белән суга төшмәс өчен кулларыгызны ян-якка сузып, боз читенә ябышыгыз;

-гәүдәгезне су агымы уңаена, горизонталь хәлгә китерегез;

- саклык белән генә күкрәгегез белән боз өстенә ятыгыз, аякларыгызны бер-бер артлы боз өстенә күтәрегез. Әгәр боз чыдаса, әйләнә-әйләнә ярга таба юнәлегез;

- һәрвакыт үзегез килгән якка шуышыгыз

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International