Әлки районында туып үскән Рузалия Вәлиуллина Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Республика мәнфәгатьләрендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертүе өчен “Татарстан Республикасының комсомол ветераннары берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы, “Лаеш балалар йорты” ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен дәүләт бюджет учреждениесе директоры Вәлиуллина Рузалия Хәбибулла кызы Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Якташыбыз Рузалия Хәбибулловнаны бу дәрәҗәле бүләк белән котлыйбыз, сәламәтлек, хезмәт уңышлары телибез.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International