Әлки районында соңгы айларда терлекләр югалу фактлары ешайган

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Көзге чорда авылларда терлекләр югалу фактлары ешая

Гадәттә караучысыз иректә йөргән маллар “аяклана”.Район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин да соңгы айларда маллар югалу фактларының ешаюын әйтә. Мәсәлән, Югары Әлки авылында  шәхси хуҗалыкның ике бозавы югалган. Шулай ук Югары Әлморза  терлек симертү комплексыннан ике бозауны урлап киткәннәр. Беренче очракта маллар иректә йөргән. Ә инде комплекстагы урлашуга  каравыл хезмәтенең аксап эшләве сәбәп булган.

Терлекләрне караусыз иреккә чыгарып йөртмәвең хәерле. Ә  малларыгыз югалса, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итегез. Бу очракта каракларны кайнар эздән эләктерү мөмкинлеге зуррак була

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International