27 ноябрьдә җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Вәлиев Фоат Вәли улының гражданнарны кабул итүе булды.

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

«Бердәм РОССИЯ» партиясенең туган көне алдыннан 27 ноябрьдә җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Вәлиев Фоат Вәли улы гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә төрле мәсьәләләр буенча районның 17 кешесе мөрәҗәгать итте, күп кенә мәсьәләләр каты өслекле юллар төзү белән бәйле иде. Шундый мөрәҗәгатьләрнең берсе-Белов Виктор Андреевичныкы, ул зиратка юл ясарга сорады, депутат, үз чиратында, 2019 елда юл салырга вәгъдә итте.

Сорауларның бер өлеше торак шартларын яхшырту буенча иде, аларга аңлатмалар бирелде.

Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Абдрахманова Луиза Заһидулла кызы барлык укучылар һәм укытучылар исеменнән рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International