27 ноябрь көнне җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Хәйруллин Айрат Нәҗип улы кабул итте.

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

«Бердәм РОССИЯ» партиясенең туган көне алдыннан 27 ноябрь көнне җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Хәйруллин Айрат Нәҗип улы гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә районның 14 кешесе төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте, күп кенә сораулар Кызыл Шәрыкъ, Иске Чаллы комплексын эшләтеп җибәрү һәм пай җир участокларына бәйле иде.

Яшь укытучы Мөштаков Максим Сергеевич футбол кырын төзүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Әлеге мәсьәләне хәл итүне  программага кертү өчен депутат исеменнән гариза язылачак.

Сорауларның бер өлеше торак шартларын яхшырту буенча иде, аларга аңлатмалар бирелде.

Альбина Николаевна Хәммәтҗанова Әниләр көненә бирелгән бүләкләр өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International