1 гыйнвардан нинди милли проектлар өстенлектә булачак,законнарга нинди үзгәрешләр кертеләчәген сөйләде Түбән Кама округыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин.
Авылларда 25 меңгә якын яңа мәктәп урыны булдыру планлаштырыла.
Узган атнада Дәүләт Думасында 2019-2021 елларга ил бюджеты өченче һәм соңгы укылышта кабул ителде. Киләсе өч елда милли проектларны гамәлгә ашыру өчен ассигнованиеләрнең гомуми күләме 5 триллион 693 миллиард 154 миллион сум тәшкил итәчәк.
"Демографияне үстерүгә – балалар туганда гаиләләргә ярдәм итүгә, ипотекага субсидияләргә, ана капиталы индексациясенә, әнине яңадан укытуга җитди игътибар биреләчәк, илдә туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән башка чараларга да зур акчалар – 1 триллион 588 миллиард 295 миллион сум акча тотылачак», - дип ассызыклады Айрат Хәйруллин.
"Демография» проекты кысаларында шулай ук өч яшькә кадәрге балалар бакчаларында 255 мең өстәмә урын булдыру планлаштырыла.
«Авыл мәктәпләрендә яңа уку урыннары булдыруга зур игътибар биреләчәк. Илдә яңа мәктәпләр төзү өчен 2019 ел бюджетында алдагы еллар белән чагыштырганда акча күләме ике тапкыр күбрәк каралган - 24,5 млрд сум урынына 43,8 млрд сум. Дүрт елдан соң авыл мәктәпләрендә 25 меңгә якын яңа урын булдыру планлаштырыла. Хәзер иң мөһиме-аларда укучы булсын, - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин. - Демографик проблема авыл территориясендә аеруча кискен тора. Якындагы елларда хәл уңай якка үзгәрер дип өметләнәбез. Татарстанда бу юнәлештә уңай эш нәтиҗәләре бар. ТР Президенты инициативасы белән быелдан авыл хатын кызларына бер тапкыр түләнә торган пособиеләр кертелде: беренчеләргә - 50әр мең һәм өченче балага - 100әр мең. Бу авылларда яшәүче яшь гаиләләр өчен җитди ярдәм. Социаль ярдәм программаларын киңәйтергә һәм аларны бөтен Россия территориясендә кулланырга кирәк».
Моннан тыш, 2019 елның 1 гыйнварыннан кайбер социаль түләүләр арттырылган: балаларны яшь ярымга кадәр тәрбияләү буенча айлык пособие артачак, эшсез гражданнар өчен пособие, ана капиталы индексацияләнәчәк.
Авыл хуҗалыгы: авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлауны үстерү һәм эш урыннарын арттыру.
Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышында беренче чиратта игенчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк. Шулай ук төбәкләрдә аграр эшләр башкару өчен ягулык субсидиясе, сөт терлекчелегендә продуктлылыкны арттыру, аграр секторны модернизацияләүне тизләтү, авыл территорияләрен тотрыклы үстерү программасы, авыл кооперациясе һәм фермерларга өстәмә ярдәм күрсәтү беренче урында тора.
Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, яңа елда агросәнәгать тармагына дәүләт ярдәме 300 миллиард сумнан артып китәчәк, ягъни 2019 елда авыл хуҗалыгын үстерүгә федераль бюджет чыгымнары 34% тан күбрәк артачак. Бюджетның артуы өстенлекле юнәлешләр үсешенә һәм яңартылган “Авыл территорияләрен үстерү” дәүләт программасын гамәлгә кертүгә бәйле. Киләсе елда тармакның беренче бурычлары-авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлауны үстерү һәм кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эш урыннарын арттыру, дип билгеләп үтте спикер.
"Авыл территорияләрен үстерү программасы форматы озак вакытлы булачак һәм авыл территорияләренең үсешенә сизелерлек йогынты ясаячак. Төбәкләргә авылны үстерүгә бүлеп биреләчәк акчалар мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланылыр дип ышанам”, - дип йомгаклады Айрат Хәйруллин.