Партиянең 17 яше тулганда Балалар иҗат йортында җирле үзидарә депутаты, Әлки муниципаль районы Советында фракция җитәкчесе Билалов Рәшит Абрар улы бадминтон ярышларында катнашучылар арасында "Спорт сәламәтлек өчен, сәламәтлек спорт өчен” дигән темага тематик кабул итү үткәрде.
Рәшит Абрарович спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлеккә һәм физик чыдамлыкка йогынтысы турында сөйләде. Яшь спортчыларга үгет-нәсыйхәтен бирде һәм ярышларда уңышлар теләде.
Ярышлар тәмамланганнан соң Р. А. Билалов җиңүчеләрне котлады һәм бүләкләде.