Базарлы Матакны быел кар басмас.

2018 елның 30 ноябре, җомга

Районның барлык авыл җирлекләре җитәкчелеге техника булган предприятиеләр һәм фермер хуҗалыклары белән  урам юлларын кардан чистарту турында килешүләр төзеде.

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты район үзәгендәге 67 урам һәм Урта Биктимердәге өч урам юлларын үз карамагындагы  трактор-машиналар белән чистартып торырга планлаштыра. Аларның моның өчен алты берәмлек техникасы бар. Узган ел җирлеккә бозлавык юлларга ком сиптерә торган махсус җиһазлы “КамАЗ” автомобиле кайтты. Инде беренче бозлавыклы көннәрдә район үзәге юлларын 30 тонна тоз-ком катнашмасы белән эшкәрттеләр дә. 
Ә кар төрттерә торган көпчәкле кече трактор  белән җәяүлеләр юлларын кардан арындырып торалар. Дөрес, кар ишеп яуганда “Алексеевскдорстрой” җәмгыятеннән ярдәмгә кар төяү, ташу техникасын алырга планлаштыралар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International