ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Әлки һәм Спас муниципаль районнары буенча районара ОНДиПР өлкән инспекторы Инсапов Рәдис Рәис улы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика халкыннан ышаныч телефонына мөрәҗәгать итү очраклары ешаю турында кисәтү белән чыгыш ясады.
Татарстанлыларның фатирларына һәм шәхси йортларына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре формасы белән охшаш формага киенгән кешеләр килә һәм бүлмәләрне янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү предметына тикшерүне үткәрүне сорый, шуннан соң автоном янгын белдерүләрен яки газ чыгуны билгеләүче датчикларын сатып алырга һәм урнаштырырга тәкъдим итәләр.
Шул ук вакытта “ялган” хезмәткәрләр, йортта яшәүченең шәхси паспорт мәгълүматларын кулланып, шәхси фирмалар исеменнән хезмәт күрсәтүгә килешү төзи. Бер датчикны урнаштырган өчен җинаятьчеләр 1500 сумнан 3000 сумга кадәр акча ала, гәрчә алар ирекле сатуда булса да, ә ваклап сату бәясе 300-500 сум тәшкил итә һәм аны ике шуруп яки ябыштыргыч ярдәмендә урнаштыру авыр түгел.
Россия ГТХМ төрле тикшерүләр һәм профилактик чаралар үткәргәндә дәүләт янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләре форма киемнәрендә булуын һәм гражданнар белән аралашканда хезмәт таныклыгын күрсәтергә тиеш, дип искәртә. Моннан тыш, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бүлекчәләре һәм вазыйфаи затлары гражданнарга нинди дә булса җиһазлар, шул исәптән янгынга каршы җайланмалар сату буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкармыйлар.
Янгынга каршы һәм газ датчикларын сатып алырга тәкъдим итүче, үзләрен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яки газ хезмәте хезмәткәрләре дип күрсәтүче шикле затлар ачыкланган очракта, алдашу эшчәнлеген туктату буенча чаралар күрү өчен «102» полиция телефонына шалтыратырга кирәк.