"Росреестр өчен бу ел истәлекле булды: без Россиядә күчемсез милекне теркәү системасының 20 еллыгын, Росреестрның 10 еллыгын һәм Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 9 еллыгын билгеләп үтәбез. “Күчемсез милек хәбәрләре" киләсе елда шулай ук үзенең беренче зур юбилеен – 10 ел билгеләп үтәчәк. Әлеге әһәмиятле дата алдыннан мондый бүләкне алу – безнең казанышларыбызны, хәбәрче чыгару өстендә эшләүче барлык хезмәткәрләрнең казанышларын тану безгә бик күңелле»,- дип билгеләп үтте Татарстан Росреестр җитәкчесе урынбасары Алексей Слесаренко кичә Мәскәүдә
"Матбугат хезмәте-2018: PR-эшләүнең яңа технологияләре” Халыкара гамәли конференциясе кысаларында узган бүләкләү тантанасында.
«Тормышны гадиләштерүче теләсә нинди яңалык кертү катлаулы һәм җаваплы эш, чөнки хезмәткәрләр һәм халык үзенә таныш түгел, ят нәрсәне һәрчак энтузиазм белән каршы алмый. Шуңа күрә без укучыларны исәпкә алу-теркәү өлкәсенең барлык үзгәрешләре белән таныштырырга һәм шуның белән аны аңлаешлы һәм аңларлык итәргә телибез. Хезмәткәрләр һәм гражданнарга законнарның барлык яңалыклары турында мәгълүмат биргәнгә, аларны гамәлгә кертү "каршылыксыз" бара һәм бөтенләй башкача кабул ителә. Хезмәткәрләр аларга, дәүләт граждан хезмәткәрләре буларак, дәүләт хезмәтләре сыйфатын яхшырту, Россия Федерациясе дәүләтчелеген ныгыту һәм гражданлык-хокукый җәмгыять формалаштыру буенча җаваплы миссия йөкләнүен аңлыйлар Гражданнар арасында проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсе-барлык яңалыклар һәм гамәлгә кертүнең нәкъ менә аларның уңайлылыгы һәм Россия Федерациясендә бизнес алып бару шартларын яхшырту өчен эшләнүен аңлау», - дип билгеләп үттеләр Идарәдә.
Матбугат хезмәте.