2018 елның 2 декабрендә Иске Хурада авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Яхшырак булыйк" акциясе кысаларында Мартова Анатолий белән әнисен
гамәли сәнгать һәвәскәрләр берләшмәсе "Балалар белән мастер эше " дәресенә чакырдылар. Катнашучылар Анатолийны эшләнмәләре белән таныштырдылар, кошлар өчен җимлекләр ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да паркка кышкы сәфәр кылдылар.