Бу истәлекле көн сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Совет һәм Россия сугышчыларының хәтерен, батырлыгын мәңгеләштерү дип танылды.
Мәңгелек ут янындагы митингта сугыш һәм хезмәт ветераннары, мәктәп укучылары һәм авыл халкы катнашты. Җыелучылар алдында чыгыш ясап, район башлыгы Александр Никошин район мәктәпләрендә сугыш кырларында башларын салган һәм моңарчы хәбәрсез югалган сугышчыларның исемнәрен ачыклау буенча алып барылучы җитди эш алып барылуын билгеләп үтте. Ул әлеге мөһим эш белән шөгыльләнүчеләргә рәхмәт белдерде.
Митингта шулай ук районның хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков, район ветераннар советы рәисе Ришат Хәлиуллин чыгыш ясады. Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары әзерләгән монтаж җыелганнарны күңел төпкелләренә кадәр дулкынлады.
Ватанны бәйсезлеге өчен фронтларда һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан азат итүче һәйкәле итәгенә тере чәчәкләр салдылар.