Юхмачы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Җиңү волонтерлары» отряды активистлары һәм яшьармиячеләре «3 декабрь – Билгесез солдат көне» Бөтенроссия акциясе кысаларында “Безнең яраткан ветераныбыз!” республика акциясендә катнашты. Юхмачы картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Володина Т. А. белән очраштылар. Ул сугыш елларындагы авыр тормыш турында сөйләде.