1 декабрьдә Чистай балалар йорты базасында Татарстан Республикасының Кама аръягы зонасындагы гаиләне алмаштыручыларның V районара Форум узды. Әлеге чарада дүрт гаилә катнашты. Балалар һәм ата-аналар өчен мастер-класслар, “Хезмәт. Гореф-гадәтләр. Иҗат" тематикасы буенча иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды. Безнең районның актив гаиләләре Әлки районы Башкарма комитеты җитәкчесе Йосыпов И.В. Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.