Түбән Кәчилеләр Билгесез солдат көненә багышланган чара үткәрделәр

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

3 декабрь көнне Россиядә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Бу көнне һәйкәл янында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган, "Билгесез солдат"исеме астында танылган батырларны, Ватанны саклаучыларны искә алдылар. Түбән Кәчи мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары  тынычлык бүләк иткән солдатлар турында шигырьләр сөйләделәр. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International