Мәдәният хезмәткәрләре актив катнаша торган Инвалидлар декадасы дәвам итә. Инвалидлар, хезмәт ветераннары өйләрендә булдылар һәм аларга йорт яны территориясен кардан чистартуда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр, аларга бүләк пакетлары өләштеләр һәм концерт номерлары күрсәтеп чәй эчерттеләр.