Салым декларациясен бирүче затның ирекле декларацияләү программасы кысаларында түбәндәге өстенлекләр бирелә:
- физик затлар капиталының һәм мөлкәтенең сакланышына хокукый гарантияләр тәэмин ителә,
- физик затларның, шул исәптән Россия Федерациясеннән читтә дә мөлкәти мәнфәгатьләрен яклау;
- салымнар һәм җыемнар турындагы законнарда билгеләнгән бурычларны намуслы үтәү өчен стимуллар булдыру.
Моннан тыш, капитал амнистиясенең икенче этабы барышында 2018 елның 1 гыйнварына ачылганнары гына түгел, махсус декларация тапшыру датасына кадәр ябылган чит ил банкларында счетларны (Вкладларны) декларацияләргә мөмкин. Бердәнбер шарт-мондый счетлар 2018 елның 1 гыйнварына кадәр ябылган булсын.
140-ФЗ номерлы Федераль законның 4 статьясындагы 13 пункты нигезендә салым түләүче тарафыннан декларация тапшырылган очракта аңа 2018 елның 1 гыйнварына кадәр кылынган эшләргә карата гарантияләр (җинаять, административ һәм салым җаваплылыгыннан азат итү) бирелә.
Махсус декларация теләсә кайсы салым органына кәгазьдә генә яисә нотариаль расланган ышаныч кәгазе нигезендә эш итүче вәкаләтле вәкил аша тапшырыла.
Махсус декларация тапшыру рөхсәт ителми:
- почта буенча,
- электрон формада,
- кабат яки төгәлләштерелгән.
Махсус декларацияне бер генә тапкыр тапшырырга мөмкин.
Элек тапшырылган Декларацияне кабул итүдән язмача баш тарткан очракта, декларацияне кабат тапшыру билгеләнгән вакыт чикләрендә рөхсәт ителә.
Махсус декларацияләр турында тулырак мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтында “Махсус декларация" бүлегендә урнаштырылган