“Бердәм РОССИЯ" партиясенең туган көненә багышланган бәйрәм чарасы узды

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Бүген район мәдәният йортында "Бердәм Россия" партиясе оешуга 17 ел тулуга багышланган район мәктәпләренең яшьармиячеләре, партия әгъзалары һәм тарафдарлары катнашында бәйрәм чарасы узды.

Сәламләү сүзе белән район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Александр Никошин чыгыш ясады. Ул 14 яше тулган гражданнарга паспортлар тапшырды. Шулай ук алды ике яңа партия әгъзасы. партбилетлар алды.Аннары партия тарихын белүгә квест җиңүчеләрен бүләкләү булды. Партиянең җирле бүлекчәсе фракциясе җитәкчесе Рәшит Билалов грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

Барлык чаралар да район мәдәният йорты коллективының концерт номерлары белән үрелеп барды. Базарлы Матак урта мәктәбенең яшьармиячеләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International