Районда "Билгеле бул!" акциясе үткәрелә."

2018 елның 7 декабре, җомга

2018 елның  3 декабреннән алып 10 декабренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә “Билгеле бул!" акциясе узачак.

Чара кысаларында  тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлдерелгән пропаганда акцияләре үткәрү күздә тотыла. Акциянең максаты-мәктәп укучыларында юлда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча тотрыклы күнекмәләр формалаштыру, балигъ булмаган җәяүлеләрнең юл хәрәкәтендә имин катнашуларын арттыру.

Урамда бик игътибарлы булырга, туктап торган транспорт артыан йөгереп чыкмаска, якынлашып барган транспорт чарасы алдыннан юлны узмаска, юлны җәяүлеләр кичүе буенча  чыгарга һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кайтаручы элементлы киемнәр кияргә кирәк.

“Билгеле бул!" акциясе кысаларында Әлки районы укучылары һәм тәрбияләнүчеләре белән очрашу булды. Яктылык кайтаручы элементларга багышланган чара үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International