Шул истәлекле вакыйга уңаеннан, Әфган җирендәге сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан, бүген инде арабызда булмаган райондашларыбыз яшәгән йортларга истәлек такталары куелачак. Бу интернациональ бурычларын намус белән үтәгән егетләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү ниятеннән эшләнә, ди Әфганстан сугышы һәм башка локаль бәрелешләр ветераннары җәмәгать оешмасы район бүлеге рәисе Рөстәм Шәйхетдинов. Әлеге эшне башкаруда район җитәкчелеге дә зур ярдәм күрсәтә.