“Россиянең бөек исемнәре” бәйгесе финалында тавыш бирү нәтиҗәләре мәгълүм булды. Исегезгә төшерәбез: әлеге проект кысаларында россиялеләр илдәге 47 халыкара аэропорт өчен исемнәр сайлады. Тавыш бирү 16 октябрьдә башланган иде. Анда әлкилеләр дә актив катнашты. Конкурста катнашу өчен татарстанлылар 40 исем сайлап алдылар. Тавыш бирү барышында әлеге исемнәр 18 гә, аннары 9 га калды. Финал этабына исә өчәр исем чыкты.