Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чара узды

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Россия-күп җәфа чигүче җир. Аның өлешенә бик күп бәла туры килде. Әниләрнең  күз яше күп акты.  Һәлак булучыларның истәлеген олылау, бүгенге көндә яшәүче кешеләргә хөрмәт күрсәтү ул.Бу  бөтен кеше өчен, бигрәк тә яшь буын өчен мөһим.  Безнең ил Ватан Геройлары көнен аерым хисләр белән билгеләп үтә.

9 декабрь көнне илебездә Россиянең истәлекле даталары тарихына күптән түгел генә, 2007 елда, Ватан Геройлары көне буларак кереп калган бәйрәм билгеләп үтелә.

«Ватан Геройлары көне» истәлекле дата буларак Россия Федерациясе Дәүләт Думасы тарафыннан 2007 елның 26 гыйнварында билгеләнгән иде. Закон проектына аңлатма язуында: “Без герой ата-бабаларыбызны гына искә алмыйбыз, ә хәзерге вакытта исән булган Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез”,- дип әйтелгән.

Балалар герой-якташларыбыз турында тарихи белешмә әзерләделәр. Ватан Геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Дан мемориалы янында Советлар Союзы Герое А. П. Чулков һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International