Ватан Геройлары көне-Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көнне илебез өчен батырлык кылган гражданнарны-Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын котлыйлар.
8 декабрь көнне, Ватан Геройлары көне алдыннан, Геройлар паркында тантаналы митинг узды. Гимназия укучылары ветераннар алдында чыгыш ясадылар. Тантаналы чарада Әлки районы башлыгы Никошин А. Ф., хәрби комиссар Лаврентьев В. П., "Яшьармиячеләр" хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Шәйхетдинов Р. С., ветераннар, тыл хезмәтчәннәре катнашты. Чараның төп максаты - сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның батырлыкларына хөрмәт һәм патриотизм хисе тәрбияләү. Чара барышында шулай ук XXI гасырның Әфганстандагы сугыш, Чечня кампанияләре, Ингушетиядә һәм Төньяк Осетиядә террорчылык актлары белән бәйле төп тарихи вакыйгаларын искә төшерделәр. Россия Герое исеменә лаек булучыларны гына түгел, батырлыклары белән геройларга тиң булганнарны да искә алдылар.