Быел тантаналы чарага республиканың төрле районнарыннан мәктәп укучылары чакырылган иде. Алар-уку отличниклары, конкурс һәм олимпиада җиңүчеләре, спорт ярышлары призерлары, үз сыйныфларының һәм мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашучылар, барлыгы 31 кеше. Чара башланыр алдыннан балалар парламентаризм музеенда һәм китапханәдә булдылар, Татарстан Югары Советы һәм Дәүләт Советы тарихыннан уникаль документлар һәм фоторәсемнәр тәкъдим ителгән «Татарстан Югары Советы: Кешеләр, вакыйгалар, фактлар» күргәзмәсен карадылар.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырагач, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җыелучыларга мөрәҗәгать итте.
Кайбыч районы Чүти мәктәбе укучысы, татар теле буенча район олимпиадасы җиңүчесе, күп кенә фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашучы, Җәлил укулары лауреаты Әлфинә Закирова укучылар исеменнән җавап сүзе белән чыгыш ясады. "Паспорт алу-һәр кеше тормышында мөһим вакыйга, - дип саный ул, - безнең алда яңа юллар ачыла, мин үзем, мәсәлән, үземне укытучы, педагог һөнәрендә сынап карыйсым килә. Россия үсеше бездән тора”.
Тантаналы чарада шулай ук Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТР буенча Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Артем Кузнецов, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.