2018нче елның 8 декабрендә Борискино мәктәбендә "Кар сыннары" акциясе үткәрелде. Барлык сыйныфларга әкият персонажларын ясау биреме бирелде. Балалар төшке ашка кадәр аюларны, Кар кызын һәм ел символы - дуңгызны әкияттәге кебек әвәләп тә куйдылар. Балаларның фантазиясе бай. Һава торышы да уңай булды, мәктәпкә керәсе килми. Барысы да бик күп хис-кичерешләр алдылар һәм бит очлары алсуланды