Чарага Базарлы Матак Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 3 «А» сыйныфы укучылары чакырылган иде. Алар матур җырлар әзерләгәннәр, Әлки районы геройлары турында сөйләделәр. Музей хезмәткәрләре аларга әлеге датаның барлыкка килү тарихы турында видеоролик, Бөек Ватан сугышының беренче геройлары турында презентация күрсәттеләр, геройлар истәлеген мәңгеләштерү буенча үткәрелә торган чаралар, Бөек Ватан сугышы ветераны турында сөйләделәр, тематик экскурсия үткәрделәр. Балалар Ватан Геройлары көненә багышланган күргәзмә белән бик кызыксындылар.