Чарага өлкән буын вәкилләре, шулай ук Нәби Дәүли исемендәге гимназия һәм Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары чакырылган иде. Балалар бу датаның тарихы, волонтерлар тарафыннан алып барыла торган эзләнү эшләре, Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы мөдире Михаил Валерьевич Черепанов тарафыннан туган якны өйрәнү музеена тапшырылган Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган якташларыбыз исемлеге белән таныштылар. Сугыш кырларыннан кайтмаган яки Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган әтиләрен һәм туганнарын күз яшьләре белән искә алган әби-бабайларны тыңладылар. Һәлак булганнарны һәм хәбәрсез югалган кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.