Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Яңа ел алдыннан 2018 елның 6-27 декабрь көннәрендә Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 30 нчы йорт адресы буенча урнашкан җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Кыш Бабай почтасына балалар хатлары белән гражданнарны кабул итә (http://16.rospotrebnadzor.ru/) һәм территориаль бүлекчәләрдә ( Нурлат шәһәре, Мәктәп ур., 10, Базарлы Матак авылы, Крайнов ур., 58)
Кабул итү вакыты:
дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 12.45 тән 18.00 гә кадәр
җомга 9.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 12.45 тән 16.45 кә кадәр
шимбә, якшәмбе-ял көннәре.
"Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм районнарда территориаль бүлекләр тарафыннан барлык хатлар 162390, Вологда өлкәсе, Бөек Устюг шәһәре, Кыш Бабай почтасы адресы буенча җибәреләчәк.