11 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, районның авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 150 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 10,2 тоннага күбрәк. 145,6 тонна сөт сатылган.
Узган декада эчендә шәхси сектордан 126270 кг сөт җыеп алынган, бу узган ел белән чагыштырганда 1347 кг артыграк. 1 сыердан алынган сөт күләме тәүлегенә 3,9 кг тәшкил итә.