Статистика буенча җәяүлеләрне таптату – юл-транспорт вакыйгаларының иң киң таралган төре. Таптатуларның төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, чөнки бу вакытта автомобиль йөртүче транспорт юлына чыккан кешеләрне күрерлек хәлдә түгел. Яктылык кайтаручы элементлар караңгы юлда җәяүлене күрүне арттыра һәм алар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын шактый киметә.
Якынга яктыртучы фаралар белән шофер юлдагы җәяүлене 25-50 метрдан күрергә сәләтле. Әгәр җәяүле яктылык кайтаручы элемент кулланса, бу ара 150-200 метрга кадәр арта. Автомобиль еракка яктыртучы фаралар белән барганда, яктылык кайтаручы элемент кулланган җәяүлене күрү сәләте 100дән 350 метрга кадәр арта. Бу шоферга карар кабул итү өчен 15-25 секунд вакыт бирә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 14 октябрендә кабул ителгән 1197 карары нигезендә 2015 елның 1 июленнән Юл йөрү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде.(Алга таба – кагыйдә)
2015 елның 1 июлендә редакцияләнгән кагыйдәләр буенча, тәүлекнең караңгы вакытында яисә күз күреме начар булганда, юл аркылы чыккан, юл читеннән барган җәяүлеләргә үзләрендә яктылыкны кайтаручы элементлы әйбер булдыру тәкъдим ителә.
Яктылыкны кайтаручы элементлар кайда кулланырга кирәк.
* Өс киемендә, аяк киемендә, бүректә.
* Рюкзакларда, сумкаларда, папкаларда һәм башка предметларда.
* Коляскаларда, велосипедларда, самокатларда, роликларда, чаналарда һәм башкларда.
* Шлемда һәм махсус саклагыч амунициядә.
Яктылык кайтаручы элементлар куллануның үзенчәлеге.
Киемдә яктылык кайтаручы элементларны 80 см дан бер метрга кадәр биеклектә урнаштырырга кирәк.
Иң яхшысы кием яки сумкада урнаштырылган җиде сантиметрдан да ким булмаган озын буйлы туры яктырткыч күренә. Төрле формадагы һәм күләмдәге яктылык кайтаручы элементларны бер үк вакытта берничәне куллану яхшырак.
Ата – ана нәрсә белергә тиеш?
* Балага киемнәр сатып алганда, анда яктылык кайтаручы элементлар булуына игътибар итәргә кирәк.
* Баланың буе 140 смдан кимрәк булган очракта, яктылык кайтаручы элементлар рюкзакта, җиңсәнең өске өлешендә, баш киемендә урнаштырыла.
* Баланың киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар күбрәк булган саен, ул тәүлекнең караңгы вакытында транспорт чарасын йөртүчегә яхшырак күренә.